"Арле-кино" клубының эшчәнлеге кысаларында Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Инга Садовникова Ленинградның фашистлар блокадасыннан азат ителү көненә багышланган чара үткәрде.
Чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балигъ булмаган балалар катнашты. Катнашучылар игътибарына "Блокада Ленинграда" документаль фильмы күрсәтелде.