Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Дәүләт хезмәтләре ярминкәсе” дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды.
Чара эш бирүчеләр һәм гражданнарга дәүләт хезмәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү буенча программалар турында хәбәр итү максатыннан оештырылды.
Әлеге чара кысаларында төрле тармаклардан 50дән артык эш бирүчеләр белән “Табышлы партнерлык” темасына очрашу да оештырылды. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эш урыннары булдыру, белем бирү оешмаларының чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү турында фикер алыштылар.