Узган атнада республика эш бирүчеләре 3 792 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 24 нче гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 594 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 445 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,71% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 25 143кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3792 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 950 кеше эшсез дип танылган, шуларның 894е – моңа кадәр хезмәт куйган. 96 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International