Шушы көннәрдә Минзәлә “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Кудряшова социаль адаптациядә авырлык кичергән гаиләләрдәге балалар белән психологик дәрес үткәрде.
Барлык психологик күнегүләр дә балаларның шәхси эмоциональ торышын ачыклауга, позитив караш формалаштырырга юнәлдерелгән.
Дәрес ахырында барлык катнашучыларга да "Әгәр син ачулансаң" дип исемләнгән белешмәлекләр тапшырылды.