Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәре Рәмзия Гайнетдин кызы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән “Бию-безнең тормышыбыз” дигән темага кызыксындыру чарасы үткәрде.
Чараның максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗатка карата карашларын һәм социаль әһәмияткә ия булган кыйммәтләрне формалаштыру торды.
Чарада катнашучылар үзләренең уңышлары белән уртаклашты, музыка коралларында чыгыш ясады.