Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иҗади остаханә оештырылды. Биредә приют педагоглар һәм балалар, шулай ук волонтерлар хәрәкәте дә катнашты.
Шушы көннәрдә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Бетькинский урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары белән берлектә түгәрәк өстәл оештырды.
Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Тарловка һәм Поспелово авыл җирлекләре гомуми белем бирү мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар Яр Чаллы туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
“Бергә булдырачакбыз” республика проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар Э.Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә концертта булдылар.
Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ксения Ведерникова төркемле дәрес үткәрде.
Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Соловушка" 57 нче № балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды. Чарада ике төркемнән 50 бала катнашты.
Балтач районы укучы-волонтерлары "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән гражданнарның йорт территориясен кардан чистартты.
Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты яшь инвалидлар бүлеге спортчылары Мамадышта узган Татарстан Республикасы инвалидлар арасында чаңгы ярышышнда катнашты.
Шушы көннәрдә Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казан Епархиясе һәм Республика мәгълүмати-методик үзәге хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды.