"Веста" үзәге белгече террорчылыкка каршы юнәлештәге чара оештырды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ксения Ведерникова төркемле дәрес үткәрде.

Очрашуның максаты булып балаларны террорчылык янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру торды.

Чара барышында үзәк белгече "Балаларга терроризм турында" дип аталган мәгълүмати стенд белән таныштырды, аннан соң алынган мәгълүматны ныгыту өчен мәгълүмати белешмәлек өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International