Балтач районы укучы-волонтерлары "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән гражданнарның йорт территориясен кардан чистартты.
Социаль хезмәткәр Гульгенә Шигабутдинова белән балалар Бөек Ватан сугышы еллары тыл хезмәтчәннәре Кәүсәрия һәм Хәмзә Газизуллиннарның ишегалдын кардан чистарттылар.