Шушы көннәрдә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Бетькинский урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары белән берлектә түгәрәк өстәл оештырды.
Чараның максаты булып балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны профилактикалау буенча метод һәм алымнар эшчәнлеген оештыру торды.
Түгәрәк өстәл утырышында Тукай районы балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек вәкиле Гүзәл Гайфуллина, Бетькинский лабораториясенең дежур шәфкать туташы Ольга Кузнецова, "Шәфкать" үзәге психологы Ләйсән Насыйрова чыгыш ясады.