Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Тарловка һәм Поспелово авыл җирлекләре гомуми белем бирү мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт 7-11 сыйныфның 34 укучысына күрсәтелде. Өлкән сыйныф укучылары белән индивидуаль консультация, тестлар язу үткәрелде.
Шулай ук, профконсультант хезмәт базарындагы ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында сөйләде.