Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты яшь инвалидлар бүлеге спортчылары Мамадышта узган Татарстан Республикасы инвалидлар арасында чаңгы ярышышнда катнашты.
Ярышларда барлыгы республиканың төрле почмакларыннан 10 команда көч сынашты. Призерлар арасында чистайлылар булды: Анатолий Силантьев 3 нче урын, Айдар Сафин 4 урынны яулады.