Э.Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе Алабуга "Яңа йорт" социаль приютының социаль партнеры булды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

“Бергә булдырачакбыз” республика проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар Э.Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә концертта булдылар.

Әлеге чара тәрбияләнүчеләрнең рухи дөньясын һәм музыка белемен арттыру максатыннан оештырылды.

Балалар мәктәп укытучылары һәм яшь музыкантлар башкаруында классик музыкасын тыңлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International