"Өмет Яры" үзәгендә тернәкләнүчеләр туган якны өйрәнү музеенда булдылар

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар Яр Чаллы туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Экскурсиянең максаты булып тернәкләнүчеләрнең мәдәни һәм рухи байлыгын үстерү торды. Экскурсантларның игътибарына экспонатларның бай коллекциясе тәкъдим ителде.

Музей буенча сәяхәт "КАМАЗ һәм шәһәр: тарих һәм хәзерге заман" дип исемләнгән даими күргәзмә күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International