ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Азнакай районының гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы югары сыйныф укучылары «Һөнәргә кереш» исеме астындагы проектта катнаша.

 

Бүген Казан шәһәре Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада түбәндәге 4 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Успех-Пресс» ҖЧҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы буенча Хәрби комиссариат бүлеге, Казан электр элемтәсе идарәсе "Таттелеком" ҖАҖ.

 

Бүген Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гадәттән тыш хәлләрдә эвакуацияләү буенча уку-укыту узды.

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 21нче мартта  9 инвалид бала һәм 8 ата-ана өчен  психолог Салиманова Г.П. һәм дефектолог Расимбетова Г.Ф. “Күңелле түгәрәк”  курсы кысасында “Бергә уйнарга күңелле!” исемле чара оештырды.

 

«Социаль туризм» программасы кысаларында 21 нче мартта “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр  Кукмараның туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә барды.

 

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Чепья гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Гөлшат Сәлахова җитәкчелегендә "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

Кичә Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 3 нче шәһәр сырхауханә медицина персоналы белән чираттагы очрашу уздырды.

 

“Бергә булдырачакбыз” Республика проекты кысаларында Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Мастерок" түгәрәге эшләп килә.

 

"Киләчәккә адым" клубы эшчәнлеге кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре махсус коррекцион мәктәп-интернатында наркоманияне кисәтүгә багышланган чара үткәрде.

 

                              

20 нче март көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениясенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы социаль куркыныч хәлдә булган һәм социаль адаптациядә авырлык кичерүче балигъ булмаган балалар өчен «Үз-үзеңне кайгырт! » дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International