“Бергә булдырачакбыз” Республика проекты кысаларында Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Мастерок" түгәрәге эшләп килә.
Чираттагы дәрестә балалар электр инструментлар квалификациясе белән танышты, дрель белән эшләүнең нечкәлекләрен белде. Шунысын да әйтергә кирәк, дәресләр алдыннан балалар остаханәдә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлый.