2017 нче елның 21 нче мартында “Чиста ишегалды” исемле волонтер проекты кысаларында Арча “Мәрхәмәтлек үзәге” психологы һәм кураторы Миләүшә Шәесламова белән берлектә “Арча шәһәре волонтерлары” үзәге активистлары ялгыз пенсионерларның ишегалларын кардан чистарту акциясе үткәрде.
Питрәч “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Яхшы сәламәтлек тормышка еллар өсти” дигән тема астында әңгәмә үткәрде.
21 нче март көнне ел саен бар җирдә Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә.
“Аеклык – бәхетле гаиләгә беренче адым” ведомствоара кампаниясе кысаларында Кайбыч районы Зур Русаково авылында чираттагы күчмә чара оештырылды.
2017 елда Азнакай районында “Һөнәргә кереш” проекты старт алды. Әлеге проект үз эченә мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү, "Бизнес нигезләре" программасы буенча һөнәри әзерлекне ала.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәр белән “Гарденотерапия” технологиясе кысасында эш алып бара.
Экология һәм иҗтимагый тирәлек елы, шулай ук “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар балалар экология-биология үзәгендә булды.
Бүген Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен мастер-класс оештырылды.
Традиция буенча Халыкара Даун синдромы белән авырган кеше көнендә Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре даун синдромы белән авырган балалар янына бара.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен Халыкара даун синдромы белән авырган кешеләр көне уңаеннан мәгълүмати әңгәмә үткәрелде.