Азнакай районының гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы югары сыйныф укучылары «Һөнәргә кереш» исеме астындагы проектта катнаша.
«Бизнес нигезләре» программасы буенча "комплекслы хезмәт күрсәтү" чарасы һөнәри юнәлеш бирүне һәм һөнәри әзерлек нигезләрен үз эченә алып, " 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтү" программасы нигезендә тормышка ашырыла.
Казан кооператив институты укытучылары укучыларны, проектта катнашучыларны бизнес-планнар эшләргә, эшлекле сойләшүләр алып бару сәнгатенә һәм булачак бизнесменнарның үз эшләрен тормышка ашыру нечкәлекләренә ойрәтә.