20 нче март көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениясенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы социаль куркыныч хәлдә булган һәм социаль адаптациядә авырлык кичерүче балигъ булмаган балалар өчен «Үз-үзеңне кайгырт! » дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.
Дәрес барышында тискәре тойгыларны җиңеп чыга белүгә зур игътибар бирелде. Балалар сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләренә төшенде.