«Социаль туризм» программасы кысаларында 21 нче мартта “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Кукмараның туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә барды.
Музейда борыңгыдан җыелган Кукмара районының тарихы, фоторәсемнәр, тарихи кыйммәткә ия язмалар, XIX – XX гасырда яшәгән халыкның көнкүреш җиһазлары урын алган. Шулай ук анда Бөек Ватан сугышына багышланган бүлек тә бар иде. Биредә совет һәм немец солдатларының сугыш кораллары куелган. Шушы җирлектә яшәгән Советлар Союзы Геройларының истәлекле язмаларының күчерелмәләре дә бу залга урнаштырылган.
Музей буенча сәяхәт тернәкләнүчеләрдә байтак күңелдә калырлык истәлекләр, уңай тәэсирләр калдырды. Китәр алдыннын алар музей һәм “Наз” хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән теләк, тәкъдимнәрен җиткерде.