"Кайгырту" үзәге белгечләре махсус коррекцион мәктәп-интернатында наркоманияне кисәтүгә багышланган чара үткәрде

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

"Киләчәккә адым" клубы эшчәнлеге кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре махсус коррекцион мәктәп-интернатында наркоманияне кисәтүгә багышланган чара үткәрде.

Чараның максаты булып сәламәтлекне саклауга зур игътибар күрсәтү торды.

Укучылар видеоролик карады, буклетлар алды, наркотик куллану, алкоголь һәм тәмәке тарту зыян китерә дигән нәтиҗәгә килде.

                              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International