Бүген Казан шәһәре Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада түбәндәге 4 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Успех-Пресс» ҖЧҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы буенча Хәрби комиссариат бүлеге, Казан электр элемтәсе идарәсе "Таттелеком" ҖАҖ.
Эш эзләүчеләргә хат ташучы, сатулар буенча менеджер, слесарь-электрик, сапер, снайпер, атучы, 1 нче класс элемтә операторы, элемтә хезмәте күрсәтү буенча сатучы-консультант, контакт-үзәк операторы, механик-йөртүче һәм башка вакансияләр тәкъдим ителде.
Ярминкәгә 198 граждан килде, шуларның 21се эш бирүче белән әңгәмәгә юнәлеш алды.