Түбән Камада "Яшь патриот" хәрби-спорт уены узды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте катнашында, ел саен уздырыла торган "Яшь патриот" хәрби-спорт уены узды.

Чара Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 72 еллыгына багышланды.  Анда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының махсус учреждениеләрендә тәрбияләнүче җиде районнан балигъ булмаган балалар катнашты.

Чараның төп максаты -  катнашучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, шулай ук балигъ булмаганнар өчен махсуслаштырылган учреждениеләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту.

Командалар пневматик винтовкадан атуда, беренче медицина ярдәмен күрсәтүдә ярышты. Моннан тыш, балалар үзләренең интеллектуаль белемнәрен тарихыны ни дәрәҗәдә яхшы белүләре аша күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр буенча, өченче урынны Алексеевск "Забота" приюты командасы, икенче урынны Менделеевск "Кама таңнары" приюты яулады. Җиңүче дип Түбән каманың "Балкыш" приюты командасы танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International