Бүген “Өченче буын Университеты” тантаналы рәвештә унынчы уку елы ахырын билгеләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да котлады.
"Өченче буын Университеты" социаль проекты "Өлкән буын" федераль программа кысаларында булдырылды. Казанда ул нибары 3 факультеттан башланып китсә, хәзер аларга тагын 10 факультет кушылды. Бу вакыт эчендә университетта 2,5 мең казанлы һәм 7 меңнән артык татарстанлылар өчен укулар үткәрелде.
“Өлкән буын" федераль проектның максаты – өлкәннәргә тормыш сыйфатын күтәрүдә ярдәм итү. Проект кысаларында күп эшләр башкарылды, шул исәптән лаеклы ялга чыгучылар укып яңа һөнәр ияләре була алдылар.