Узган җомга - 12 майда Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар.
Чарада 9 предприятие һәм оешма, алар арасында алар арасында "Содружество" ҖЧҖ , ааҗ Татмедиа АҖ Филиалы "Авангард" газеты редакциясе, "Агросервис-Волга" ҖЧҖ, "ТТС" ҖЧҖ, Тәтеш районы Хәрби комиссариаты һәм башкалар. Барлыгы эш бирүчеләр тарафыннан 44 вакансия тәкъдим ителгән иде: шәфкать туташы, психолог, электрик, инженер-энергетик, "С”категориясе белән машина йөртүче, һәм башкалар катнашты.
Моннан тыш килүчеләр игътибарына Тәтеш шәһәре халыкны эш белән тәэмин хезмәтенең вакантлы эш урыннары банкы тәкъдим ителде. Анда агымдагы вакытка 80 артык эш урыны исәпләнгән. Белгечләр интернет-ресурслар аша гражданнарның эш эзләү мөмкинлеге турында сөйләделәр, шул исәптән "Россиядә эш” гомумроссия вакансия базасын кулланып.
Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 95 кеше килде, чарада катнашучы оешмалардан 11 кешегэ эш урыннарына юлламалар тапшырылды.