"Радуга" клубы эшчәнлеге кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Минем гаиләм – минем диварым” темасына төркемле дәрес үткәрде.
Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре күп балалы гаиләләрдән әниләр һәм балалар катнашында чара үткәрде.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә бәйрәме узды.
"Тукта ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Олеся Зюмова балалар белән "СПИД – кешелекнең глобаль проблемасы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә түгәрәк өстәл форматында чираттагы киңәшмә узды.
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада шәхси эшмәкәр "Деданин","Бөгелмә элеваторы" ЯАҖ, "Метроэлектротранс" МУП, "1 нче номерлы Бөгелмә икмәк заводы" катнашты.
2017 нче елның 15 маенда районда Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган чара узды. Әлеге чарага 50, 55, 60 ел гомерләрен бергә-бергә иңгә иң терәп яшәгән өлкән парлар чакырулы иде. Аларга бик күп җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды, котлаулы җырлар җырланды.
Бүген Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагыларның гаиләсе "Энергетик" стадионына барды.
Җомга көнне, 12 майда Түбән Кама шәһәре Кызыл Ачкыч поселогы "Кама" сәламәтләндерү лагере территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Яшь патриот" хәрби-спорт уены узды.
"Нык гаилә" Федераль партия проекты кысаларында "Здравушка" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Иванова "Әкият - гаилә территориясе" хәйрия концерт-ярминкәсендә катнашты.