Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм концерты узды. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм "Колос" мәдәният йорты "Хәерле кич" ансамбле катнашучылары сугыш еллары җырларын җырлады, шигырьләр укыды.
"Беркем дә илтифатсыз калмады, барысы да җырлады, биеде, бер-берсенә шатлык өләште. Мондый җылы шартларда интернат карамагындагылар һәм һәм кунаклар үзләрен өйдәге кебек тотты", - дип сөйләде социаль эшләр буенча белгеч Александр Окунев.