"Өмет Яры" үзәге белгечләре вакциналаштыруның файдасы турында сөйләде

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Европакүләм иммунизация атналыгы кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 10 ата-ана өчен вакцинация темасына чара оештырылды.

Эшчәнлекнең максаты – ата-аналарга балаларны вакытында вакцинацияләштерүгә өндәү, гаиләдә төрле авыруларны профилактика чараларын үтәү.

Чара диалог рәвешендә узды. Ата-аналар игътибарына Минзәлә үзәк район хастаханәсе табиб-педиатры Галина Данилованың презентациясе тәкъдим ителде. Үз чыгышында кунак вакцинация үткәрү вакытлары турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Чарада катнашучыларга буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International