ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

"Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы айлык кысаларында Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре наркоманияне кисәтүгә юнәлтелгән чаралар оештыра.

 

 

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән "Гнездышко" социаль приютында "Балачак бәйрәме" бәйрәм чарасы узды.

 

Питрәч "Кайгырту" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар тәрбияче Ләйсән Шәйхетдинова белән "Кояшкай" балалар бакчасында булдылар.

 

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә балаларны яклау көненә багышланган мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Сабантуй" оештырды.

 

 

Балаларны яклау көнендә Кукмара "Шәфкать" үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балигъ булмаганнар стенгазетасы ясарга булды.

 

 

1 июнь – мөһим көн, җәй барыбыз өчен дә үзенең кояшлы ишекләрен ача. Бу көнне без иң якты, ягымлы бәйрәмнәрнең берсе – “Балаларны яклау” көнен билгеләп үтәбез.

 

 

 

Түбән Кама "Гаилә" паркы "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең иң яраткан ял итү һәм күңел ачу урыны. Педагоглар сүзләренчә, балалар фотосурәтләргә төшергә дә ярата. Бу юлы приют карамагындагылар "Минем яраткан парк" фотоконкурсында катнашты.

 

Кичә балаларны яклау көнендә "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яр Чаллы курчак театры «Иван-дурак и Марья-искусница» тамашасы тәкъдим итте.

.

 

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре "Җәлил" күңел ачу үзәге администрациясе белән берлектә балалар өчен яңа фильм карау оештырды.

 

 

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында асфальтта рәсем конкурсы үтте.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International