Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән "Гнездышко" социаль приютында "Балачак бәйрәме" бәйрәм чарасы узды.
Кечкенә тәрбияләнүчеләргә кунакка "Маша һәм Аю" популяр мультфильмыннан Маша килде. Үзе белән ул күп конкурслар һәм күңелле уеннар алып килде.
Өлкән балалар да ямансуламады. Алар өчен бәйрәм рәвешендә квест үтте. Алар белән уйнадылар, биеделәр, конкурслар үткәрделәр.
Ахырда балаларны татлы мамык белән сыйладылар.