Тукай районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Сабантуй" үтте

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә балаларны яклау көненә багышланган мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Сабантуй" оештырды.

Мәләкәс авылы мәйданында 57 мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Балаларны котларга Тукай муниципаль районы башлыгы Рөстәм Закиров, Әлмәт шәһәре "Яз" хәйрия фоны вәкиле, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре килде.

Мәдәният бүлеге концерт программасы әзерләде. Чара кысаларында күңелле уеннар, конкурслар, котлаулар, теләкләр әйтү оетырылды.

Чараны оештыручылар Мәләкәс һәм Бәтке авыл мәдәният йортлары директорларына рәхмәт сүзләрен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International