Түбән Кама "Гаилә" паркы "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең иң яраткан ял итү һәм күңел ачу урыны. Педагоглар сүзләренчә, балалар фотосурәтләргә төшергә дә ярата. Бу юлы приют карамагындагылар "Минем яраткан парк" фотоконкурсында катнашты.
"Без төрле фотоконкурсларда актив катнашабыз. "Гаилә" паркы балаларның яраткан урыны. Биредә алар велосипедта йөри, сәламәт яшәү рәвешенә кушыла", - дип уртаклашты приют тәрбиячеләре Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова.