"Салават күпере" үзәге белгечләре профилактик характердагы чаралар уздыра

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

"Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы айлык кысаларында Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре наркоманияне кисәтүгә юнәлтелгән чаралар оештыра.

Халыкара балаларны яклау көнендә Батталов исемендәге Драма театры бинасында наркотикларга каршы акция узды. Социаль эш буенча белгеч Динара Хайретдинова тематик белешмәлек һәм буклетлар өләште.

Чара барышында катнашучылар белән наркотикларның зарары турында җитди сөйләшү үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International