Питрәч районыда балаларны яклау көненә багышланган чара узды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

1 июнь – мөһим көн, җәй барыбыз өчен дә үзенең кояшлы ишекләрен ача. Бу көнне без иң якты, ягымлы бәйрәмнәрнең берсе – “Балаларны яклау” көнен билгеләп үтәбез.

“Шатлык” приютында “Һәрвакыт булсын кояш” дигән бәйрәм узды. Аны тәрбияче Тимофеева И.А. балалар белән берлектә уздырды.

Бәйрәм “Мин, син, ул” дигән җыр белән башланып китте. Балалар белән бергә әкият герое Шапокляк та күңел ачты. Алар шигырьләр сөйләде, табышмакларга җаваплар эзләде, төрле ярышларда катнашты. Җыр, биюләр белән дәвам итте: “Һәр бала лаек”, “Кая китә балачак”җырларын, биюләрен башкардылар. “Өч дуңгыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шулай ук чарага Питрәч районы муниципаль район башлыгы Дияров Э.М., аның ярдәмчесе Мухаметгәреева З.Ш., Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм яклау министрлыгы Питрәч муниципаль районы начальнигы Сәхәбиева Р.Р. балаларга искиткеч күп бүләкләр бирде.

Чара акырында ярышларда җиңечүләр билгеләнде. Балаларның елмаюлы йөзләре, бәйрәмнең күңелле булуын тагында исбатлады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International