Питрәч "Кайгырту" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар тәрбияче Ләйсән Шәйхетдинова белән "Кояшкай" балалар бакчасында булдылар.
Танышу урта төркем белән башланды, анда приют карамагындагы балаларга иртәнге аш тәкъдим иттеләр.
Икенче төркемнәрдә балаларга театральләштерелгән әкиятләрнең төрләрен күрсәттеләр. Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар Россия турында шигырь укыдылар, өстәл уеннары күрсәттеләр.
Экскурсия оештыручылар сүзләренчә, балалар уңай эмоцияләр алды, яңа дуслар белән танышты.