Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында асфальтта рәсем конкурсы үтте.
Балалар зур оптимизм һәм кызыксыну белән асфальтта рәсем ясарга кереште. Һәр баланың үз фантазиясе: кемдер кояш, кемдер ой, җәнлекләр ясады.
Иҗат процессы ахырында конкурска йомгак ясалды. Әлбәттә инде, дуслык җиңде, һәм барысы да призлар белән бүләкләнде.