Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре №10 гимназия югары сыйныф укучылары һәм "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләре өчен Яшел Үзән икмәк заводына экскурсия оештырды.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 13 нче июнь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 803 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 42 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,67% күрсәткечен тәшкил итте.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4251 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 33 кешегә азрак.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Гөлназ Мустафиноа "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен Кукмара тегү фабрикасына экскурсия оештырды.
Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Чирмешән "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучыларның фоторәсемнәре белән стена газетасы ясады.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
А. М. Булатов исемендәге ял паркында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Эльмира Гарафутдинова чара үткәрде.
"2014-2020 елларда ТР халкы арасында наркоманияне профилактикалау" программасы һәм "Наркотикларсыз тормыш" Бөтенроссия акция кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова хезмәткәрләр өчен видеолекторий үткәрде.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең медицина хезмәткәрләре өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәрнең физик яктан тормышларын якшырту буенча эш алып бара.
Кичә Лениногорск муниципаль районының хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкиле Лилия Темникова катнашты.