Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Гөлназ Мустафиноа "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен Кукмара тегү фабрикасына экскурсия оештырды.
Балалар тегү цехы хезмәткәрләренең хезмәте, киемнәр тегү цехын күрде. Чарада катнашучыларга шулай ук һөнәрләр билгеләү тибындагы анкета язарга тәкъдим ителде.
Ахырда "Шәфкать" үзәгенең тәрбияләнүчеләре һөнәрләр турында буклетлар алды.