Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4251 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 33 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1339, 1079, 476 һәм 88 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Чистайда 4, Кама Аланында 3, Алабугада 2 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International