25 июнь – Ураза гаете көне

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" 19.02.1992 елгы 1448-XII№ Законы нигезендә Ураза бәйрәме Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне булып тора.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" законының 1 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре бер көнгә туры килгән очракта, өстәмә ял көне бирелми.

Шулай итеп, 2017 нчы елда биш көнлек эш атнасында 24 һәм 25 июнь көннәре ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International