2017 елның 13 июнендә Кадыров авыл җирлегендә торучы өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы 7 өлкән яшьтәге кешегә "Изге очрашу" клубы кысаларында мәгълүмати чара оештырылды.
"Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында Түбән Кама наркология диспансерында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре стационар дәвалауда торучы 10 гражданга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәт күрсәтте.
Җәй җиткәч балаларның күпчелек вакыты урамда уза. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Равия Хәйретдинова һәм Ольга Колганова балалар өчен саклык дәресе үткәрде.
Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы тернәкләнү курсы узучы балалар өчен Кукмара туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Кичә Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаганнар арасында Россия көненә багышланган рәсем конкурсы оештырды.
Әйтик, учреждениедә "Бөек илнең бөек символлары" дип исемләнгән патриотизм сәгате оештырылды. Чара бәйрәмнең тарихын искә алу белән башланып китте.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья шоколад көне бәйрәме узды.
Кичә Сарман эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучыларын җәйге каникул вакытында эшкә урнаштыру өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.
"Лестница" социаль технологиясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова волонтерлар белән берлектә анимацион студия оештырды.
"Волонтер" үзәге активистлары Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә "Романтик" балалар дәвалау-сәламәтләндерү лагерендә акция үткәрде.