Кичә Лениногорск муниципаль районының хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкиле Лилия Темникова катнашты.
Координацион совет әгъзалары Чайковский урамында урнашкан төзелеп килүче боз сарае бинасында булдылар, мәктәпкәчә балалар учреждениесе һәм 12 нче номерлы Карлыгач авыл клубы объектларын тикшерде.