Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре №10 гимназия югары сыйныф укучылары һәм "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләре өчен Яшел Үзән икмәк заводына экскурсия оештырды.
Сату бүлеге башлыгы Наталья Царькова завод тарихы, бүгенге уңышлары һәм иҗади планнары турында сөйләде. Лаборатория начальнигы Галина Царева икмәк ясау технологиясе турында сөйләп узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренчә, өлкән сыйныф укучылары оештырылган чарадан канәгать калды.