"2014-2020 елларда ТР халкы арасында наркоманияне профилактикалау" программасы һәм "Наркотикларсыз тормыш" Бөтенроссия акция кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова хезмәткәрләр өчен видеолекторий үткәрде.
Чара башында белгеч "Сәламәтлек мәктәбе" видеоматериалы карарга тәкъдим итте. Аннары хезмәткәрләргә начар гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре, аларга карата көрәш чаралары, бала һәм яшүсмерләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү турында искәртте.