ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, "PROFF-навигатор" проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Созвездие" балалар сәламәтләндерү лагеренда чара үткәрде.

 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә барысына да кирәк. Шулай итеп, "Балкыш" приюты тәрбиячеләре балалар өчен экскурсия оештырды.

 

Бүген Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү  үзәгендә  балалар  җырлары авторы  Раушания  Закирова һәм  аның кул астында Арча укучылар йортына йөреп, биергә һәм  җырларга  өйрәнүче укучылар хәйрия концерты күрсәттеләр.

 

13 июльдә Чистай "Юлдаш" интернат-йорты белгечләре "Җәйге фитобар" оештырды.

 

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә пешекче һөнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән чара узды.

 

 

2017 елның 20 июлендә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә "МТ-Групп" ҖЧҖ вәкиле катнашында эш бирүче көне узачак.

 


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

“Дәрестән тыш һәм каникул вакытында балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү” технологияләре кысаларында 11 июль көнне "Веста" үзәге белгече Эльвира Нафикова социаль ярдәм алучы балигъ булмаганнар өчен "Гаилә" шәһәр паркына экскурсия оештырды. Чараның максаты – яшүсмерләрне туган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру.

 

2017 елның 11 июлендә Яр Чаллы шәһәре эш белән тәэмин итү үзәгендә “Эш бирүчеләр клубының” чираттагы утырышы узды.  Бу утырышта ПАҖ “КМАЗ” ның 20 бүлекчәсеннән кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 11 нче июль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 914 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 83 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.

 

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4056 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 18 кешегә азрак.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International