"МТ-Групп" ҖЧҖ вахта ысулы белән эш тәкъдим итте

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

2017 елның 20 июлендә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә "МТ-Групп" ҖЧҖ вәкиле катнашында эш бирүче көне узачак.

Мәскәүгә вахта алымы белән эшләү өчен бетончы, арматурщик, стропальщик, балта остасы таләп ителә. Яшәү һәм эш киеме бушлай бирелә. Моннан тыш, туклану өчен аванс түләү планлаштырыла.

Өстәмә мәгълүматны Бөгелмә ш., Октябрь ур., 15, адресы буенча яки (8-85594) 4-25-34, 4-47-07 телефоны аша белергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International