Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 11 нче июль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 914 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 83 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 871гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 5055 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,34 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 555 кеше эшсез дип танылган, шуларның 513е – моңа кадәр хезмәт куйган. 69 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International