"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге карамагындагылар һөнәрләр белән танышуын дәвам итә

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә пешекче һөнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән чара узды.

Балалар әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре, нечкәлекләре, шулай ук әлеге белгечлек буенча уку йортлары турында белде.

"Чара ахырында тернәкләнүчеләр пешекче-кондитер булып, печенье ясау буенча мастер-класс катнашты", - дип сөйләде хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирҗанова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International