ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

Патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова интерактив дәрес үткәрде.

 

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында чираттагы зональ супервизия узды. Чарада Татарстанның 8 районы социаль ярдәм күрсәтү хезмәте кураторлары, шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге белгечләре катнашты.

 

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес–планнарын бәяләү буенча эксперт советының чираттагы утырышы узды.

 

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар өчен Яшел Үзән шәһ. №58 янгын сүндерү бүлеге музеена экскурсия оештырылды.

 

 

2017 елның 7 нче июлендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Балтач «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.  

 

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы гражданнар өчен ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан сорау-җавап чарасы үткәрелде.

 

 

2017 елның 7 нче июлендә тернәкләндерү бүлекчәсендә “Арттерапия” программасы кысаларында тернәкләнүчеләр арасында татар халкының милли бәйрәме    Сабантуй булып узды.

 


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында Татарстандагы иң аз хезмәт хакы турында Килешү имзаланды. Әлеге Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.Песошин, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйдылар.

 

«Барыбыз бергә булдырабыз» Республика проекытын  тормышка ашыру кысаларында «Үзем эшли алам, үзем булдырам» һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендә Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияләнучеләр  тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән  бергәләп гаилә белән ял итү өчен приют территориясендә "Балалар паркы» булдыру эшен дәвам итәләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International