“Дәрестән тыш һәм каникул вакытында балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү” технологияләре кысаларында 11 июль көнне "Веста" үзәге белгече Эльвира Нафикова социаль ярдәм алучы балигъ булмаганнар өчен "Гаилә" шәһәр паркына экскурсия оештырды. Чараның максаты – яшүсмерләрне туган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру.
Экскурсия башында белгеч "Гаилә" паркы тарихы турында сөйләде. Аннан соң, балалар спорт-уен мәйданчыгында уйнады, свето-динамик фонтанга барды.
Барлык катнашучылар да бик канәгать калды.