2017 елның 11 июлендә Яр Чаллы шәһәре эш белән тәэмин итү үзәгендә “Эш бирүчеләр клубының” чираттагы утырышы узды. Бу утырышта ПАҖ “КМАЗ” ның 20 бүлекчәсеннән кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
“Клубның” эшен эш белән тәэмин итү үзәге директоры Быданова Татьяна Александровна ачып җибәрде. Ул шәһәрдә һәм җөмһүрияттә хезмәт базарының бүгенге торышы хакында сөйләде, шулай ук мәшгүльлек үзәгенең гражданнарга һәм эш бирүчеләргә күрсәткән хезмәтләре турында ачыклап үтте. Быданова Т.А. үз чыгышында – “Бүгенге көндә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыру” – төп мәсьәләләрнең берсе булып тора дип ассызыклап үтте.
Алга таба “Клубның” эше туган сорауларны ачыклау форматында барды, алар – КАМАЗның кадрлар белән эшләүче белгечләре биргән сораулар иде. Мәшгүльлек үзәге белгечләре ачыклап:
Моннан тыш “Клубта” катнашучылар уртак эш методларын анализладылар, шулай ук үзара хезмәттәшлек формалары хакында фикер алыштылар. Бигрәк тә шәһәр оешмаларыннан кыскартылган персонал хакында бердәм информацион мәйданчык булдыру турында тәкъдим уртак кызыксыну уятты.
Чараны йомгаклаганда КАМАЗ вәкилләре алынган мәгълүматның алар өчен кызыклы һәм файдалы булуын әйттеләр.